Китап Аңлатмалар

Галимҗан Гыйльманов

«Һәркемнең үз догасы»

Әлеге җыентыкта язучының төрле елларда иҗат ителгән, әдәбиятта үзенчәлекле жанрлар буларак мәгълүм новеллаларны, лирик парчаларны, нәсерләрне, җөмлә-парчаларны, фразеологизмнарны үз эченә ала. Бу әсәрләрдә автор укучыга үзенең дөньяга ихлас һәм үзенчәлекле карашын, яшәү фәлсәфәсен, тормышны образлы күзаллавын, күңел тоемын һәм уй-фикерләр тәгълиматын тәкъдим итә. Язучының халыкчан, мәгънәле иҗаты бүгенге татар укучысын битараф калдырмас. Җыентык киң катлау әдәбият сөючеләргә, әдәбият белгечләренә, нәфис сүз осталарына, мөгаллимнәргә, студентларга, мәктәп укучыларына адреслана.