Китап Аңлатмалар

Моталлапов Ә.З.

Язучының әлеге романында вакыйгалар Гыйльман исемле төп герой язмышына бәйле рәвештә тасвирлана. Октябрь инкыйлабыннан соң авыл җирләрендәге төрле чуалышлар, күмәк хуҗалык торгызудагы кытыршылыклар, динне юкка чыгару өчен барган тарткалашлар үзенчәлекле итеп бирелә. Алга таба Бөек Ватан сугышы башлану, Гыйльмановның әсир төшүе, аңа "хыянәтче" исеме тагылу... Геройның язмышы кинәт һәм катгый үзгәрә дә куя. Авыр һәм каһәрле елларда Гыйльман язмышына тарыганнар бик күп. Романның исеме "Качаклар" дип аталу - әгәр шуңа ишарә.